Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә дәүләт корылышы һәм җирле үзидарәләр комитетының күчмә утырышы узды

Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә дәүләт корылышы һәм җирле үзидарәләр комитетының күчмә утырышы узды

https://tnv.ru

30 Май 2025, 15:43

44

0

Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә дәүләт корылышы һәм җирле үзидарәләр комитетының күчмә утырышы узды
Дәүләт Советы депутатлары кабат җирле үзидарә мәсьәләләре белән мәшгуль иде. Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә дәүләт корылышы һәм җирле үзидарәләр комитетының күчмә утырышы узды.

Ел башында Россиядә кабул ителгән федераль закон урындагы проблемаларны хәл итүдә каршылык китереп чыгарган. Әйтик, җирле органнарга “йорт яны территорияләрен үстерү” дигән вәкаләт бирелгән. Әмма акчаның кайдан бүленүе - ачыкланмаган. Берничә ел буе чишелмәгән мәсьәлә дә бар.

Авыл советлары халыкны яшәү урыны буенча теркәүдә катнашмый. Күпме мигрант күченеп килгән, ничә яшь кеше әйләнеп кайтмаган - рәсми статистиканы урында алып бармыйлар. Ә бу территория үсешен планлаштыруны катлауландыра. Яңгыраган фикерләрне Лиана Бәхтиева тыңлап кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар