Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифаларын үтәүгә кереште

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифаларын үтәүгә кереште

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2025, 10:44

122

0

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифаларын үтәүгә кереште

Хәзерге минутларда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы уза.

«Татарстан Республикасының күп милләтле халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Конституциясен, федераль һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, Татарстан Рәисенең миңа йөкләнгән югары вазифаларын намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов конституциягә кулын куеп.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында тантананы туры трансляциядә карый аласыз.

Фото: Скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар