https://tnv.ru
22 Сентябрь 2025, 11:52
23
0

Рөстәм Миңнехановның чыгышында мондый сүзләр бар. “Татарстанның күп милләтле халкы сайлавын кабул итеп, Республиканың барлык халкы алдында, гореф-гадәтләрне, кыйммәтләрне һәм туган җиргә мәхәббәтне саклап калган һәм безгә тапшырган ата-балалар, шулай ук киләчәк буын алдында - аларның язмышы өчен җаваплы булуымны аңлыйм” диде ул һәм үзенә ышаныч белдергән өчен сайлаучыларга рәхмәтен җиткерде.
Әгәр дә без сайлау кампаниясенең нәтиҗәсен анализлыйбыз икән, нәрсәгә игътибар итәбез? Тавыш бирүнең нәтиҗәсен алдан фаразларга була иде - бу сер түгел. Чөнки бик көчле, тәҗрибәле һәм лидер кандидат - Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аның абруен һәркем таный һәм хөрмәт итә. Монда икенче бер үзенчәлек бар.
Күпчелек тавышны алачак кандидат булуын белә торып, күпме кеше тавыш бирергә килер? Чөнки “барыбер сайлана”, “миннән тормый”, дип килмичә кала да алалар иде. Әмма Татарстан халкы үз җитәкчесе белән бергә булуын, аңа ихтирамын һәм ышанычын 75% белән раслады.
Бүлешергә
Комментарии 0