Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Герое Рәсим Баксиков яңа вазыйфага билгеләнде

Россия Герое Рәсим Баксиков яңа вазыйфага билгеләнде

https://tnv.ru

25 Сентябрь 2025, 13:10

25

0

Россия Герое Рәсим Баксиков яңа вазыйфага билгеләнде

Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифасына билгеләнде. Бу хакта ул "Татар-информ"га хәбәр иткән.

Элегрәк Баксиковның башкарма хакимият органнарына эшкә күчүе билгеле булган иде.

"Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиковтан республика хакимиятенең башкарма органнарына эшкә күчүе сәбәпле депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде", – дигән VII чакырылыш республика парламентының 13 нче утырышында парламент секретаре Лилия Маврина.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар