Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисенең "Игелекле Татарстан" премиясе гамәлгә кертелә

Татарстан Рәисенең "Игелекле Татарстан" премиясе гамәлгә кертелә

https://tnv.ru

17 Октябрь 2025, 10:43

36

0

Татарстан Рәисенең "Игелекле Татарстан" премиясе гамәлгә кертелә

Татарстан Рәисенең "Игелекле Татарстан" премиясе гамәлгә кертелә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында хәбәр итте. 

Юлламаның туры трансляциясен ТНВ каналы алып бара. 

Әлеге премияне хәйриячелек, иганәчелеккә өлеш керткән өчен бирәчәкләр.

"Авыр вакытлар җәмәгатьчелекне берләштерде. Татарстанлылар хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, фронт өчен гуманитар ярдәм туплый. Бар кешегә дә шушы мөһим эш өчен рәхмәт", – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук, "Татарстан Республикасы үз иреклелек үсешенә керткән өлеш өчен" мактау билгесе дә кабул ителгән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар