https://tnv.ru
17 Октябрь 2025, 11:36
34
0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ике баскычлы җирле үзидарә системасы сакланып калуын авыл җирлекләре үсеше өчен мөһим адым дип атады. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов моның өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтен җиткерде. "Владимир Путинга ике баскычлы җирле үзидарә системасы сакланып калуы өчен рәхмәтебезне әйтәсебез килә", – диде ул чыгышында.
Бүгенге утырышка хезмәт стажы 30 елдан арткан авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Татарстан Рәисе аларның басып күренүен сорады.
ТНВ каналы еллык юлламадан туры трансляция алып барды.
Бүлешергә
Комментарии 0