Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасында алдагы 5 елга нинди планнар куелды? | Адымнар

Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасында алдагы 5 елга нинди планнар куелды? | Адымнар

https://tnv.ru

20 Октябрь 2025, 11:23

22

0

Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасында алдагы 5 елга нинди планнар куелды? | Адымнар

Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасы - узган атнаның иң мөһим сәяси вакыйгасы иде. Ул ел саен әзерләнә торган стратегик документ, сәгаткә сузылган зур чыгыш һәм быелгысы - Рөстәм Миңнеханов өчен 16нчысы иде. Гадәттә, юллама - Республиканың ким дигәндә 1 елга үсеш юлын билгели, ә быелгы чыгышы белән Рәис - алдагы 5 елга - киләчәккә юл күрсәтте.

ПЛАЗМА Мин татар кешесе буларак нәрсә ишеттем? Беренчедән, татар дөньясы өчен 2026нчы ел - Тукай елы булачак. Рәис әдипләребезнең мирасын популярлаштыру бурычын билгеләде. Икенчедән, ул халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклау өчен тырышлык куярга һәм шушы омтылышларны берләштерергә өндәде. Шуның белән, тәкдимнәр барлыгына, әмма һәммәсенең аерым яшәвенә ишарә ясады сыман. Аеруча Рәис, милли үзаңны саклауга юнәлтелгән проектларны цифралы чыганакларда җәелдерергә кирәк, диде. Өченчедән, бу сүздә генә калмый - Дәүләт программасына үзгәреш кертеләчәк.

Гомумән, алганда, юлламаның эчтәлеген без шартлы рәвештә 3 өлешкә бүләр идек. СВО. Хезмәт. Милләт. Эзлеклелек буенча карасаң, алар бер-берсе белән бәйле темалар. Алгы сафта, Россия мәнфәгатен яклап хәрби хезмәт, шушы шартларда тылда - иктисад үсеше, сәнәгатнең катлаулы шартларда эшчәнлеге, волонтерлык хезмәте. Ә милләт өчен хезмәт гомумән аерым тема. Әле Тукай ук заманында "Әйдә халыкка хезмәткә" дип язган.

Без бүген кайда һәм нинди хәлдә басып торабыз? Алдагы үр нинди? Аңа нинди юллар белән барасы? 2025нең юлламасына Гөлназ Сәйфетдинова шул күзлектән карады.

 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар