https://tnv.ru
31 Октябрь 2025, 11:40
16
0

Казанда Төркия Республикасы оешуга 102 ел тулуны билгеләп үттеләр. Әлеге илнең генераль консулы Угур Йылмаз башкалада тантана уздырды.
Анда дәүләт эшлеклеләрен, зыялыларны, башка ил консулларын чакырганнар. Котлау телеграммаларын төрекләргә Рөстәм Миңнеханов белән Фәрит Мөхәммәтшин юллаган.
Рәҗәп Тайип Эрдоган җыелган кунакларны һәм Төркиядән читтә яшәүче вататандашларын видеомөрәҗәгатендә тәбрикләде. Төркия - Татарстанның иң көчле икътисади хезмәттәшләренең берсе. Багланышлар турында Рөстәм Миңнеханов Анкарада әле июльдә генә Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашып сөйләшкән иде. Алия Сабирова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0