Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов һәм Токаев Татарстан белән Казахстан арасындагы проектлар турында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов һәм Токаев Татарстан белән Казахстан арасындагы проектлар турында фикер алышты

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2025, 15:42

18

0

Рөстәм Миңнеханов һәм Токаев Татарстан белән Казахстан арасындагы проектлар турында фикер алышты

Кичә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда иде. Монда иң югары дәрәҗәдә очрашу узды. 

Астанада Республика Рәисе Казахстан Президенты Касыйм Жомарт Токаев белән очрашты. Ул Рөстәм Миңнехановны Рәис вазифасына сайлануы белән котлады, ике арада багланышларны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт әйтте. Касыйм Жомарт Токаев 12нче ноябрдә Мәскәүгә килергә җыена. Хезмәттәшлек турында документлар имзалыйбыз, диде ул. Шул форсаттан, Татарстан белән уртак проектлар турында фикер алыштылар. 

Узган ел Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 760 млн доллар булган. Быелның беренче яртыеллыгында үсеш 45 процентны тәшкил итә. Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Костанай өлкәсенә барган иде. Анда хаким Кумар Акскалов белән очрашты. Сәүдә икътисади һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Татарстан Рәисе - Казахстанның безнең республиканың мөһим хезмәттәше булын ассызыклый. Сәүдә әйләнеше, машина төзелеше, нефть химиясе, агросәнәгать комплексында, энергетикада элемтәләр ныгый. 

Казахстан өлкәләре белән килешүләр имзаланган. Казан, Алма Ата, Астана арасында тимер юл һәм һава юллары ачык. Бу атнада Казанга Төньяк Казахстан өлкәсеннән делегация килде, дип хәбәр итә "Татарстан хәбәрләре" редакциясе.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар