Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан тарихында беренче тапкыр бөерсез хатын-кыз бала тапкан

Татарстан тарихында беренче тапкыр бөерсез хатын-кыз бала тапкан

https://tnv.ru

09 Август 2023, 14:14

169

0

Татарстан тарихында беренче тапкыр бөерсез хатын-кыз бала тапкан
Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә 35 яшьлек хатын-кыз бала тапкан. Клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу Татарстанда беренче очрак. Татарстанлы 38 атналык срокта сау-сәламәт бала тапкан.

Хатын-кыз 12 яшьтә үк бөерсез калган. Дүрт ел ул донор бөере белән яшәгән, ләкин организмы аны кире кага башлаган. Татарстанда яшәүче 16 яшьтән бирле диализда яши. Ул канны чистарта торган ярдәмче процедура, бөерләр функциясен үти. 2009 елда хатын-кыз тромб аркасында йөрәгенә операция ясаткан.

«Консилиумда хатын-кызга берничә тапкыр йөклелекне өзәргә тәкъдим иттеләр. Әмма ул риза булмый. Атнага алты тапкыр авырлы хатынны гемодиализ аша уздырдылар. Атнага бер тапкыр пациент федераль үзәккә консультациягә барды», - дип сөйләделәр хастаханәдә.

Фото: телеграм-канал «Наша РКБ»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров