https://tnv.ru
14 Апрель 2025, 14:48
58
0

Яр Чаллы табиблары өчен уникаль очрак. Алар катлаулы операция ясап, 44 яшьлек хатын-кызның гомерен саклап калган.
Ул хастаханәгә үлем хәлендә китерелә. Сәбәбе - 15 килограммга җиткән яман шеш. Җирле хирурглар үз тәҗрибәсендә мондый хәл белән беренче тапкыр очрашкан. Әмма югалып калмый. Шешне алалар.
Шунысы игътибарга лаек, хатын-кызга төгәл диагнозны ветеринария клиникасында куярга ярдәм иткәннәр. Медицина тарихына кереп калачак вакыйга турында түбәндәге материалда.
Бүлешергә
Комментарии 0