https://tnv.ru
29 Апрель 2025, 14:41
147
0

Казанның Совет районы судында Алексеевский районы үзәк хастаханәсе табибы эшен карадылар. Бүген ике якның фикерен тыңлау төгәлләнде, гаепләнүче мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте.
Мөҗип Фәттахов үзен гаепле санамый, яңадан тикшерү үткәрүләрен сорый. Исегезгә төшерәбез, ике ел элек Алексеевскида 6 яшьлек малайны бәрдереп үтерделәр. Машина йөртүче эпилепсия белән авырган. Транспорт йөртү таныклыгын алуга рөхсәт кәгазен комиссия рәисе Мөҗип Фәттахов биргән. Ул үзен аклап нинди дәлилләр китерә?
Үлгән малайның әнисе нәрсә ди? Суд залыннан Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0