https://tnv.ru
29 Май 2025, 10:45
457
0

РКБ табиблары - үпкәсе 100 процентка зарарланган хатын-кызны үлемнән йолып калган.
30 кешедән торган бригада аның гомерен саклау өчен 3 ай буе көрәшә. Чистайда яшәүче Анастасия Галәветдинованы февраль аенда Казанга вертолёт белән алып килгәннәр. Грипп йоктырганнан соң аның хәле авырая.
Температурасы 40тан арткач, дәвалау өчен тәҗрибәле белгечләр кирәк була. Ул 90 көн ясалма сулыш аппаратында торган. Могҗизага тиң кыйссаны Эльмира Имамиева бәян итәр.
Бүлешергә
Комментарии 0