https://tnv.ru
05 Июнь 2025, 12:15
60
0

Татарстан табибларының могҗизага тиң гамәле. Алар 5 айлык сабыйны үлем тырнагыннан йолып калган. Моннан ике ел элек Серёжа Дмитриев дигән малайны ашыгыч рәвештә Бөгелмәдән Казанга китерәләр. Баланың организмында менингококк инфекциясе тарала.
Хәле сәгать саен начарайган. Китерүгә - реанимация бүлегенә салганнар. ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Шушы мизгелдән алып, аның гомере өчен табиблар 3 ай буе көрәшкән. Бу очракны - уникаль дип атыйлар. Коткары тарихын Алия Сабирова сөйләр.
Бүлешергә
Комментарии 0