https://tnv.ru
11 Июнь 2025, 09:43
98
0

Кичә Казанда табибларга "Ак чәчәкләр" республика премиясен тапшырдылар. Күркәм традиция буенча ул быел 17нче тапкыр уздырыла. Ел саен аларны котларга Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән килә.
"Авырып китсәң, Аллаһка һәм табибларга ялварабыз", диде ул. Медицина белгечләре ачыктан-ачык әйтә, Республика җитәкчелеге сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирә. Быелгы тантана башкаларыннан аерылып торды. Фотокүргәзмәдә дә, кечкенә фильмнарда да төп геройлар - пациентлар һәм аларның ак халатлы фәрештәләре иде. Тармакның легендасы дигән исем алган табиб бүген Рәискә нәрсә дип мөрәҗәгат итте? Бәйрәмнән - Инзилә Хөсәенова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0