Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак чәчәкләр": Табиб эшенең бүгенге авырлыклары, могъҗизага тиң очраклар

"Ак чәчәкләр": Табиб эшенең бүгенге авырлыклары, могъҗизага тиң очраклар

https://tnv.ru

16 Июнь 2025, 17:44

82

0

"Ак чәчәкләр": Табиб эшенең бүгенге авырлыклары, могъҗизага тиң очраклар
15 июньдә Россиядә табиблар көне билгеләп үтелә. Календарьдагы бихисап бәйрәмнәр арасында - иң ихласы һәм кадерлеләренең берседер, мөгаен. Быелгы тантана тагын бер әһәмиятле дата белән туры килде. Табиблар язмышы турында татар телендә иҗат ителгән легендар роман - Габдрахман Әбсәләмовның "Ак чәчәкләр"е язылганга 60 ел булды. Күз алдына китерегез, бүген урта яшьтәге табибларның күпмесе һөнәрен шушы әсәрне укыгач сайлаган.

Хәзер сәламәтлек саклау тармагында 57 мең белгеч хезмәт куя. Чистай районы халкына тиң! 14 мең ярым табиб һәм 37 мең медицина хезмәткәре көн саен халыкка ярдәм күрсәтә.

Республика тантанасы Казан Экспода узды. Ел саен "Ак чәчәкләр" конкурсында җиңүчеләр игълан ителә. Быел сәхнәгә күтәрелгән табибларның берсе - һәр хезмәттәшен җиңүче, дип атады. Чөнки сез үлем белән көрәшәсез һәм аны җиңәсез, диде ул. Хак сүз! Рөстәм Миңнеханов табибларның олуг хезмәтен бәяләп, аларны могҗиза ясаучылар, диде.

Республика премиясенең ел саен таң калдыра торган бер номинациясе бар. Ул "Могҗизалы очрак" дип атала. Рөстәм Миңнеханов чыгышындагыча Аллах ярдәменнән башка булмый торган операция ясап, үз пациентлары өчен фәрештәгә әйләнгән табибларның хезмәтен бәялиләр. Шул очракны Инзилә Хөсәенова бәян итәр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар