Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллы табиблары лезвие йоткан хатынның гомерен саклап калган

Яр Чаллы табиблары лезвие йоткан хатынның гомерен саклап калган

https://tnv.ru

22 Август 2025, 17:24

472

0

Яр Чаллы табиблары лезвие йоткан хатынның гомерен саклап калган

Яр Чаллы табиблары лезвие йоткан хатынның гомерен саклап калган. Аларга тормышы кыл өстендә булган кешегә ярдәм күрсәтергә туры килә. 

Үткен лезвиенең пациентның ашказанын яисә эчәклеген тишеп - кан китү куркынычы зур була. Аның эчендә зыянлы предмет булуын рентген ярдәмендә ачыклаганнар. Операция ясамыйча гына, эндоскоп белән тартып чыгарырга карар кылалар. Ашкайнату юлы мускулларын йомшарту өчен гомуми наркоз биргәнннәр. Нәтиҗәдә, бер органга да зыян салмыйча, 15 минутта лезвиене алып булган. Хастаханәгә китерелгән хатынның ни өчен аны йотуын - табиблар, этик сәбәпләр буенча ярамый, дип әйтми. Мондый хәлгә аларның беренче тапкыр юлыгуы.   

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.

Фото: t.me/bsmp_nabchelny

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар