https://tnv.ru
29 Август 2025, 14:21
60
0

Татар халкы тормышының киләсе 5 елга өстенлекле бурычларын билгеләгән очрашудан башлыйк. Бүген Казанның опера һәм балет театрында "Милләт җыены"ның пленар утырышы узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. 3 көн дәвамында Россиянең 68 төбәгеннән һәм дөньяның 27 иленнән килгән милләттәшләребез - тарихи Ватаннары - Татарстанда яшәде. Кайдан гына булсалар, туган тел язмышы өчен борчылалар.
Милли үзаң зур шәһәрләрдә сакланмый, әби-бабайлар оныклар белән татарча сөйләшми, татар телендә аралашу клублары юк. Аларны хәл итү өчен нәрсә тәкъдим иттеләр? Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0