Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация башлана

Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация башлана

https://tnv.ru

02 Сентябрь 2025, 15:32

34

0

Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация башлана

Бу атнада Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация башлана. Бу хакта "Татар-информ"га республика сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләрен вакцинацияләү вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләгән.

"Татарстанда беренчеләрдән булып риск төркеменә прививка ясала. Алар - медицина хезмәткәрләре һәм йөкле хатыннар. Медицина учреждениеләренә өлешчә 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен вакциналар килгән. Атна дәвамында без тагын бер партия вакцина көтәбез. Ул чагында гриппка каршы массакүләм вакцинация турында сөйләргә мөмкин булачак", - дигән ул.

Бүгенге көндә республика медицина учреждениеләренә гриппка каршы якынча 700 мең доза вакцина килгән. Бу сезонда Татарстанда яшәүче 2 429 285 кешегә гриппка каршы прививка ясатырга ниятлиләр, бу төбәк халкының 60 процентын тәшкил итә.

Фото: скриншот ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар