Онлайн трансляция

Свернуть

Казан метро станцияләре янында гриппка каршы прививка ясый башлаганнар

Казан метро станцияләре янында гриппка каршы прививка ясый башлаганнар

https://tnv.ru

04 Сентябрь 2025, 17:10

57

0

Казан метро станцияләре янында гриппка каршы прививка ясый башлаганнар
Казанда гриппка каршы вакцинация пунктларының беренче эш көнендә метро станцияләре янында 611 кешегә прививка ясалган. Прививканы көн саен 7:30 дан 19:00 га кадәр куйдыртырга була (төшке аш 13:00 тән 13:30 га кадәр), дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

60 яшьтән өлкәнрәкләр шулай ук пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация узарга мөмкин. Кичә 60 шәһәр кешесе прививка ясаткан/

Пунктлар «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре янында урнашкан. 18 яшьтән башлап теләге булган һәркем прививка ясата ала, үзегез белән паспорт алып килү сорала.

Моңа кадәр Татарстанда  2 429 285 кешегә гриппка каршы прививка ясатырга ниятлиләр, дип язган идек. 

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар