Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда метро станцияләре янында мобиль вакцинация пунктларының эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак

Казанда метро станцияләре янында мобиль вакцинация пунктларының эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2025, 10:19

23

0

Казанда метро станцияләре янында мобиль вакцинация пунктларының эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак
23 сентябрьдән Татарстан башкаласында метро станцияләре янында мобиль вакцинация пунктлары бер сәгатькә азрак эшләячәк. Бу караңгының тиз төшүе белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Прививканы 7:30 дан 18:00 гә кадәр (төшке аш 13:00 тән 13:30 га кадәр) алты метро станциясе янында куйдыртырга мөмкин. 18 яшьтән башлап теләге булган һәркем прививка ясата ала, үзегез белән паспорт алырга кирәк.

Вакцинацияне «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре янында узарга мөмкин.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар