https://tnv.ru
17 Ноябрь 2025, 14:11
104
0

Авыл халкы авырып китәргә куркып яши. Бу атнада Питрәч районының Шәле авылындагы бердәнбер даруханәгә дә ябылу куркычы яный, дигән хәбәр таралды. Янәсе, соңгы 10 елда әлеге пункт табыш китерми.
Охшаш хәл быел Кама Тамагының Тәмте һәм Биектауның Шәпше авылларында да килеп чыккан иде. Якындагы даруханәгә барып җитәр өчен берәүләренә - 20, икенчеләренә - гомумән, 45 чакрым юл узарга туры килә. Хәзер Шәле авылы халкы да охшаш хәлдә калган. Һәркемне ишеккә "23нче декабрьдә даруханә ябыла" дигән язу каршы ала. Монда хәзер 3 меңнән артык кеше яши.
Ул Республикада иң зур татар авылларының берсе булып санала. Авылларны ничек тә саклап калу юлын эзләгәндә, андагы иң мөһим социаль объектларның берсен ябу - башка сыймый, ди җирле халык. Мәсьәләнең никадәр кискен булуы һәм проблеманы хәл итү юллары хакында - Рүзәл Шәрипов сөйләр.
Бүлешергә
Комментарии 0