Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның 680 меңнән артык кешесе гриппка каршы вакцина ясаткан

Казанның 680 меңнән артык кешесе гриппка каршы вакцина ясаткан

https://tnv.ru

21 Ноябрь 2025, 16:40

12

0

Казанның 680 меңнән артык кешесе гриппка каршы вакцина ясаткан

Казанда 680 863 кеше гриппка каршы вакцина ясаткан, әлеге күрсәткеч шәһәр халкының 51,5 поцентын тәшкил итә. Халык прививканы авырулар көчәя башлаганчы – 1 декабрьгә кадәр ясата ала. Моның өчен яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Сентябрь башында кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру очракларының артуы теркәлгән – августның соңгы атнасы белән чагыштырганда авыручылар саны 9 процентка арткан.

Мондый үзгәреш җәйге ялларның тәмамлануы һәм уку йортларында, эш урыннарында яңа коллективлар формалашу белән бәйле. Моннан тыш, авыручылар санының чираттагы артуы ноябрьнең икенче яртысында, мәктәпләрдә көзге каникуллардан соң күзәтелде.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар