https://tnv.ru
27 Ноябрь 2025, 17:20
9
0

Көннәрнең җылы торуы сәбәпле, татартанлылар ешрак авырый башлаган. Соңгы атнада гына 10 меңнән артык очрак теркәлә. Температураның гел үзгәрүе, җилле һава торышы, явым-төшемнең күп булуы - вирусларны үрчетә.
Республикада грипп та ачыклана башлаган. Әлегә аның белән мәктәп балалары күбрәк авырый, ди белгечләр. Ковид йоктыручылар да арткан. ОРВИ да баш калкыта. Әле йогышлы авырулардан вакцина ясатып өлгереп буламы? Ни өчен табиблар кызылчадан сакланырга куша? Тулырак Инзилә Хөсәенова репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0