https://tnv.ru
01 Декабрь 2025, 11:35
4
0

Республика Перинаталь үзәгендә яшь әниләрне котладылар. Табиблар, ЗАГС хезмәткәрләре аларга бәйрәм оештырган. Сабыйларын каршы алырга килгән әтиләр өчен дә бу истәлекле вакыйга тантаналы төстә уза.
Республикадагы һәр өченче бала хәзер Казанның 7нче хастаханәсе үзәгендә дөньяга аваз сала. Быел биредә 9 мең нарасый туган. Әниләр һәм бәбиләр бәйрәмендә хәбәрчебез Нәфисә Минәҗева булып кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0