Онлайн трансляция

Свернуть

СПИД белән көрәш: кемнәр күбрәк авырый, ничек сакланырга?

СПИД белән көрәш: кемнәр күбрәк авырый, ничек сакланырга?

https://tnv.ru

02 Декабрь 2025, 12:00

8

0

СПИД белән көрәш: кемнәр күбрәк авырый, ничек сакланырга?

Республикада ВИЧ-инфекциясен хезмәт яшендәге кешеләр ешрак йоктыра башлаган. Яңа очракларның 60 проценты - ир-атларда ачыклана. 90%та - җенси юл белән йога. 

Бүген - СПИДка каршы көрәш көне. Ел башыннан Татарстанда чирнең 619 очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда 12 процентка кимрәк. Зур шәһәрләрдән ераграк районнар: Апас, Актаныш, Саба, Кайбыч, Мөслимдә әлеге авыру быел бөтенләй ачыкланмаган. Элегрәк ВИЧны нигездә наркоманнар, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар йоктырган булса, хәзер һрта һәм яхшы тормышлы - гаиләле кешеләр авырый. 

Бу ни өчен шулай? Бу хакта тулырак Инзилә Хөсәенова.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар