https://tnv.ru
23 Январь 2026, 16:34
376
0

Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Республика Онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән.
Ведомство мәгълүматларына караганда, коммерция оешмалары баш табибның көнкүреш техникасына чыгымнарын һәм автомобиль арендалау өчен түләүләрен, шул ук вакытта аның белән дәүләт контрактлары төзелгән чорда, каплаган очраклар ачыкланган.
Шулай ук Һидиятов 5 млн сумга гомерне иминиятләштерү килешүе турында мәгълүматны яшергән диелә. Моннан тыш, ул 17 млн сумнан артык бәягә милек сатып алып, аны туганына рәсмиләштергән.
Фото: oncort.ru

Бүлешергә
Комментарии 0