https://tnv.ru
26 Апрель 2024, 16:59
3767
0
Эстрада җырчысы Лилия Хәйруллина март аенда 4 тапкыр әни булды. Балага узуын да, тапкан вакытын да җырчы сер итеп калдырган иде. ТНВ YouTube каналында чыга торган "Ә син?" тапшыруында Лилия нигә баласын Аргентинада табуын сөйләде.
"Бала Аргентинада туа икән, аңа шул ил гражданлыгы бирәләр, паспорты була. Шул паспорт башка илләргә очарга күп кенә мөмкинлекләр бирә. Әти-әниләре дә әлеге ил гражданнары булу мөмкинлеге дә туа. "Нәрсәгә кирәк инде ул сиңа?" дип әйтерләр инде миңа. Бөтен нечкәлекләрен дә сөйләп бетерә алмыйм, алар шәхси тормышка кагылышлы" , - диде артист.
Лилия берничә ай Буэнос-Айреста яшәгән. Җырчы сүзләренчә, ул Татарстанда үз телендә аралашу рәхәт булуына тагын бер кат инанган.

Бүлешергә
Комментарии 0