Онлайн трансляция

Свернуть

Югары сәнгать белән попса бәхәсе: кем кемне?

Югары сәнгать белән попса бәхәсе: кем кемне?

https://tnv.ru

14 Апрель 2025, 14:52

70

0

Югары сәнгать белән попса бәхәсе: кем кемне?

Татарстанның Дәүләт камера хоры җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Миләүшә Тәминдарованың татар халкына мөрәҗәгате җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр итте. Аның тәнкыйть сүзләрен һәркем үзенең әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып кабул иткәндер. Ул милләтебез әһелләренә - югары сәнгатьне яратмаулары, аның белән кызыксынмаулары өчен шелтә белдерде. Лаеклы әсәрләр иҗат итеп тә аны тыңлаучы юк икән - милли үсеш турында сөйләп буламы?

Оркестр, хор катнашында классик музыка башкарыла торган концерт бер көн генә булса - зал тутыра алмыйлар. Шул ук вакытта - эстрада артистының попса тамашасы атна буе аншлаг белән бара. Бүген әллә татарда югары сәнгатне аңлаучы, классик әсәрләр тыңларлык тамашачы юкмы? Безнең зыялылар буыны саектымы? Сыйфат- зәвык, сорау һәм тәкъдим турында сөйләгәндә - алтын урталыкны табарга мөмкинме? Фикерләрне Гөлназ Сәйфетдинова тыңлады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар