https://tnv.ru
25 Апрель 2025, 15:07
418
0

Җырчы Марат Галимовка "Татарстанның халык артисты" исеме бирелгән. Бу турыдагы карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Бу хакта "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәр итә.
"Күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлекләре һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Галимов Марат Мингали улына «Татарстан Республикасының Халык артисты» дигән мактаулы исем бирергә", – диелгән документта.
Җырчы күптән түгел ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында кунакта булган иде. Тапшыруны Лилия Кадыйрова алып бара.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0