Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Төхвәтуллин иң яраткан бәйрәмнәрен атады

Ришат Төхвәтуллин иң яраткан бәйрәмнәрен атады

https://tnv.ru

28 Апрель 2025, 11:10

247

0

Ришат Төхвәтуллин иң яраткан бәйрәмнәрен атады
Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин бар халык кебек Яңа елны һәм Сабантуйны зарыгып көтә. Ләкин бу исемлекә тагын бер бәйрәм өстәлә ала.

 Ул да булса - радио көне. 7 май "Болгар радиосы"ның радио көнендә Ришатта катнашачак.

Сер итеп әйтәбез, хатыны Алия белән яңа җыр да әзерлиләр. 

Исегезгә төшерәбез, 7 май көнне «Татнефть Арена»да беренче тапкыр «Болгар радиосы»ның Радио көненә багышланган масштаблы концерты узачак! Бу үзенчәлекле вакыйга бер сәхнәдә татар эстрадасының иң якты һәм яраткан артистларын җыячак.

«Болгар радиосы»ннан «Радио көне» – бу гади генә концерт түгел, ә чын мәгънәсендә грандиоз тамаша! Тамашачыларны ялкынлы ритмнар, төсле костюмнар, заманча сценография белән феерик тамаша һәм, әлбәттә, иң танылган һәм яраткан хитлар көтә!

Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Фирдус Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Марат Яруллин, Илмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Илнат Фәрхуллин, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Илшат Сафин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар татар музыкасының чын бәйрәмен оештырачак!

«Болгар радиосы» һәм «Татнефть Арена» онытылмас тамаша, югары сыйфатлы тавыш һәм ут куелышы, шулай ук тамашачылар өчен бик күп сюрпризлар вәгъдә итә.

7 май «Татнефть Арена» сәхнәсендә татар хитларының бәйрәмен күрми калмагыз! Билетлар сатуда.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар