https://tnv.ru
29 Апрель 2025, 12:15
664
0

Чыгышлары, концертлары күп булу сәбәпле, Азатның мина игътибары кимеде ди, җырчы Алсу Фазлыева.
Ире Азат Фазлыев әлеге күңелсез хәлне чишәр өчен Алсуны "свидания"гә чакырган. Алар яшь чакларын искә төшереп, 7 май көнне татарча дискотекага баралар.
Әлеге дискотекага алар барлык тамашачыларны да чакырып калалар. 7 май "Болгар радиосы"ның Радио Көненә сез дә рәхим итегез!
Исегезгә төшерәбез, 7 май көнне «Татнефть Арена»да беренче тапкыр «Болгар радиосы»ның Радио көненә багышланган масштаблы концерты узачак! Бу үзенчәлекле вакыйга бер сәхнәдә татар эстрадасының иң якты һәм яраткан артистларын җыячак.
«Болгар радиосы»ннан «Радио көне» – бу гади генә концерт түгел, ә чын мәгънәсендә грандиоз тамаша! Тамашачыларны ялкынлы ритмнар, төсле костюмнар, заманча сценография белән феерик тамаша һәм, әлбәттә, иң танылган һәм яраткан хитлар көтә!
Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Фирдус Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Марат Яруллин, Илмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Илнат Фәрхуллин, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Илшат Сафин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар татар музыкасының чын бәйрәмен оештырачак!
«Болгар радиосы» һәм «Татнефть Арена» онытылмас тамаша, югары сыйфатлы тавыш һәм ут куелышы, шулай ук тамашачылар өчен бик күп сюрпризлар вәгъдә итә.
7 май «Татнефть Арена» сәхнәсендә татар хитларының бәйрәмен күрми калмагыз! Билетлар сатуда.
Фото: "Болгар радиосы"

Бүлешергә
Комментарии 0