Онлайн трансляция

Свернуть

Фирдус Тямаев авыруы турында сөйләде: "Кемдер хастаханәдә ята ди, кемдер үтереп тә, күмеп тә куйган"

Фирдус Тямаев авыруы турында сөйләде: "Кемдер хастаханәдә ята ди, кемдер үтереп тә, күмеп тә куйган"

https://tnv.ru

14 Май 2025, 10:07

1939

0

Фирдус Тямаев авыруы турында сөйләде: "Кемдер хастаханәдә ята ди, кемдер үтереп тә, күмеп тә куйган"
Бу көннәрдә онкология буенча тикшеренеп йөрүче Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев авыруына аңлатма бирде. Ачыкланганча, анда рак түгел. Интернетта төрле имеш-мимешләр таратучылар да күп булган икән.

"Көне буе туганнар һәм дуслар шалтыратып хәлемне белешәләр, интернетта хатлар язалар. Минем турында бик күп хәбәр язганнар икән: кемдер хастаханәдә ята ди, кемдер үтереп тә, күмеп тә куйган. Минем белән барысы да әйбәт. Кеше чирләмичә тормый. Онкология ике кешенең берсендә бар. Аның усалы да, җиңел үтә торганы да очрый. Аллага шөкер, миндә җиңеле. Бүгенгә витаминнар алам һәм дәвалану узам. Кайгыртып торганыгыз өчен зур рәхмәт.  Үзегезне саклагыз, елыга бер булса да тикшеренегез. Исәнлек беренче урында тора!", - дип сөйләде җырчы социаль челтәрләрнең берсендә.


Фото: "Болгар радиосы"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар