Онлайн трансляция

Свернуть

Зөфәр Хәйретдинов: Резидә Шәрәфиевада кешелекнең бөтен яхшы сыйфатлары бар иде

Зөфәр Хәйретдинов: Резидә Шәрәфиевада кешелекнең бөтен яхшы сыйфатлары бар иде

https://tnv.ru

21 Июль 2025, 17:16

302

0

Зөфәр Хәйретдинов: Резидә Шәрәфиевада кешелекнең бөтен яхшы сыйфатлары бар иде
Татар дөньясы өчен зур югалту! 19 июльдә Республиканың халык артисты, танылган җырчы Резеда Шәрәфиеваның вафат булды.

"Бер тутырып карадым", "Мәк чәчәге", "Ачуланма", "Ярат кына", "Юк, өзмә, өметең" - тамашачы аны шушы һәм башка бик популяр җырлары аша белә. Кабатланмас моңы, үзенчәлекле тавышы һәм стиле, йөрәккә үтеп керердәй хитлары - Резеда Шәрәфиева татар җыр сәнгатендә үз эзен калдырып китеп барды.

Хушлашу "Чулпан" мәдәният сараенда узды. Коллегасы, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов Резидә ханымны җылы сүзләр белән генә искә алды.

"Иң чиста кеше иде - табигате, күңеле һәм үзенең дөньяга мөнәсәбәте белән. Кешелекнең бөтен яхшы сыйфатлары анда бар иде", - дип сөйләде ул "Татарстан хәбәрләре" хәбәрчесенә. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар