Онлайн трансляция

Свернуть

Зәйнәб Фәрхетдинова Резидә Шәрәфиева турында: Сәхнәгә якты йолдыз булып килеп керде

Зәйнәб Фәрхетдинова Резидә Шәрәфиева турында: Сәхнәгә якты йолдыз булып килеп керде

https://tnv.ru

21 Июль 2025, 17:52

1196

0

Зәйнәб Фәрхетдинова Резидә Шәрәфиева турында: Сәхнәгә якты йолдыз булып килеп керде
19 июльдә Республиканың халык артисты, танылган җырчы Резеда Шәрәфиеваның вафат булды.

"Бер тутырып карадым", "Мәк чәчәге", "Ачуланма", "Ярат кына", "Юк, өзмә, өметең" - тамашачы аны шушы һәм башка бик популяр җырлары аша белә. Кабатланмас моңы, үзенчәлекле тавышы һәм стиле, йөрәккә үтеп керердәй хитлары - Резеда Шәрәфиева татар җыр сәнгатендә үз эзен калдырып китеп барды.

Хушлашу "Чулпан" мәдәният сараенда узды. Коллегасын соңгы юлга озатырга Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да килгән иде. "Резидә белән сәхнәдә таныштык. Ул эстрадага үзенең матур тавышы, кыяфәте белән ачык, якты булып килгән йолдыз", - дип сөйләде ул ТНВ хәбәрчесенә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар