Онлайн трансляция

Свернуть

Салават Фәтхетдинов Татарстан турында: Башкаларга үрнәк булып яшибез

Салават Фәтхетдинов Татарстан турында: Башкаларга үрнәк булып яшибез

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2025, 12:20

383

0

Салават Фәтхетдинов Татарстан турында: Башкаларга үрнәк булып яшибез
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казанның 107 гимназиясендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Сайлау участогына ул тормыш иптәше Ләйсән ханым белән килгән 

"Үзенә күрә аерым хис. Кайчан булганын белдек, ни өчен килгәнебезне беләбез. Аллага шөкер, бурычыбызны үтәдек, киләчәгебезне сайлыйбыз. Татарстанда начар булырга бер сәбәп тә юк, бөтен милләтләргә, халыкларга мисал, үрнәк булып яшибез", - дип сөйләде Татарстанның халык артисты.

Исегезгә төшерәбез, Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлыйлар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар уза.

08:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында "Мин яратам сине, Татарстан"телемарафоны бара. Студиябез 150гә якын татарстанлыны кунак итәчәк.

Туры эфирда 11 iPhone 16 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Җиңүчеләрне һәр сәгать саен игълан итәчәкләр. Беренче автомобильне 12:00 сәгатьтә уйнаталар, икенчесе - 20:00 сәгатьтә. "Ак Барс" - "Металлург" матчы барышында iPhone 16 смартфоны җиңүчесе тәнәфес вакытында һәм матч беткәч билгеле булачак. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар