https://tnv.ru
01 Октябрь 2025, 14:19
5829
0

"Мин һәрвакыт сезнең белән ачыктан-ачык бөтен тормышымны күрсәтеп, сәхнәдәме мин, шәхси тормышымдамы гел хәбәрдар булдым. Шатлык-куаныч та, борчу мәшәкать тә барысы да шушында язылып бара. Бергә балаларны күтәрдек, якты дөньяга тудырдык, бергә концертлар куйдык, яңа җырларны да ишетүче - халкым сез.
Борчу-сынау килде миңа дусларым. Уйламаган җирдән теге өч хәрефле каһәр суккан авыру мине дә эләктереп алды.
Даими рәвештә анализлар биреп, УЗИлар үтеп торсам да, щитовидкама бер вакытта да ясатканым булмады. Гармоннарга анализлар бирүен бирә идем Ул анализлар арасында антителаларның югары булуына әлләни игътибар итмәгәнмен. Шулай бер көнне берьюлы бөтен органны тикшергәндә УЗИ ясауны иң беренче щитовидкадан башларга булдылар. УЗИ ясаучы апаның күзләреннән минем анда нәрсәдер бар икәнен аңларга була иде. Ул озак кына караганнан соң сул якта төерләр булуын әйтте һәм тиз арада биопсия бирергә дип эндокринологка онкологка юнәлтте.
Бу апрель ахыры иде.
Мин РКОД ка барып анализ бирдем. Аннары май бәйрәмнәре, яллар җитте. Бер генә дә шигем булмады, үземдә үзгәрешләр тоймадым дисәм, берничә тапкыр кан йөгергән кебек була иде. 10 май көнне миңа нәтиҗәне әйттеләр. Башта ышанмадым, аннары җебедем, ишелеп утырып еладым. Бар тормышым күз алдыннан узды. Балалар, әле аларның миңа мохтаҗ булулары ах күңелнең әрнүе...әйтеп тә, сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Аллаһым берегезгә дә бу хәлдә калырга язмасын!
Шулай итеп мин кара кайгыга баттым, ләкин сиздермәскә тырыштым. Рәхмәт Чулпанга( дустым) ул мине тиз генә үз аңыма китерде. Юатты, ышанычны югалтмаска, ашыкмаска, алга таба тикшеренергә киңәш бирде. Иң мөһиме ул минем баш миемне чистартты. Бөтен нәрсә уйдан, үз үзеңә ышанудан, көчле бул дип киңәш итте.
14 майга операциягә яздылар. Башта ризалык белдергән идем, аннары каршы килеп ашыкмаска уйладым. Үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Бар җиргә бардым, җырладым, Чулпанның киңәше бн психосоматика белән шөгелләнүчегә бардым. Аңа да зур рәхмәт. Ул да миңа файдалы киңәшләр бирде. Җәй башы, сабантуйлары, көндә ниндидер планнар, балалар, гаилә...
Тик бер генә уйламаган көнем булмады. Инде Аллаһка тапшырып барысын кабул иттем, алга таба яшәргә, тикшеренеп торырга һәм операциядән котылып булмавын аңладым.
Ничек булса да иҗатта булдым, тапшырулар төшердек, җырлар яздырдым, тик һәр җырны җырлаганда югары ноталарны авыр алынуын сиздем...
Минем операциядән баш тартуым ул тавышсыз калырмын дигән курку хисе белән дә бәйле. Нерв күзәнәкләре, связкаларның щитовидкага якын булуы куркыта. Баштарак Казанда ясатырмын дигән планнар белән йөрдем. Аннары Санкт-Питербургны белешә башладым.
Инде менә, дуслар, мин, Аллаһка тапшырып, Питерга юл тоттым. Барсы да яхшы булыр, дигән уйлар белән очам.
Белмәгән-күрмәгән мең бәләдән котылган, диләрме әле. Мин инде үз кайгымны сезгә ничек бар – шулай сөйләдем. Белмәгән булсагыз, бәлки, минем өчен борчылмас идегез дә бит, әмма сезнең догалар, яхшы теләкләр, сездән энергия миңа бик кирәк. Сез мине югалтмагыз, яме! Әле минем җырлыйсы җырлар, куясы концертлар, эшлисе изге эшләр күп булсын!", - дип яза җырчы үз битендә.
Фото: скриншот ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0