Онлайн трансляция

Свернуть

Яман шеш белән көрәшүче Лилия Муллагалиева хастаханәдән элемтәгә чыкты

Яман шеш белән көрәшүче Лилия Муллагалиева хастаханәдән элемтәгә чыкты

https://tnv.ru

02 Октябрь 2025, 10:38

5576

0

Яман шеш белән көрәшүче Лилия Муллагалиева хастаханәдән элемтәгә чыкты
Кичә Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева тамашачыларына үзенең яман шеш белән авыруын һәм Санкт-Петербург шәһәренә дәваланырга очуы турында хәбәр иткән иде

Җырчы хастаханәдән элемтәгә чыкты һәм хәлен уртаклашты.

"Изге теләкләрегез өчен рәхмәт, һәрберсен укып чыктым. Монда кемнәр генә юк. Аларны күрәсең дә, үзеңнең проблема читкәрәк күчә. Мине бу атнада әле тикшерәләр, өстәмә анализлар алалар. Гадәти тормышта барыбер икенче төрле йөрисең инде, монда..", - дип күңеле тулып сөйләде ул үзенең телеграм каналында. 

Лилиягә тизрәк терелүен теләп калабыз. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар