https://tnv.ru
07 Октябрь 2025, 14:00
4633
0

Бүген Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиевага Санкт-Петербург шәһәрендә операция була. Исегезгә төшерәбез, Лилия яман шеш белән көрәшә.
"Бүген, ниһаять, минем операция. Кызганычка анализлар мин теләгәнчә килмәде, хәерлегә булсын. Ике якта да начар чир булуы расланды. Шуңа ике якны да тулаем алалар. Табиблар шундый карарга килде", - дип сөйли ул үзенең телеграм каналында.
Җырчы берәр көнгә югалып торуын сөйли, тамашычысын борчылмаска өнди. Лилиягә операциянең уңышлы узуын теләп калабыз.

Бүлешергә
Комментарии 0