https://tnv.ru
17 Октябрь 2025, 17:17
724
0

Бүген "ТНВ Татарча" Вконтакте төркемендә "Ә Син" тапшыруының яңа чыгарылышы чыкты. Кунагыбыз - татар эстрадасының популяр җырчысы Илмира Нәгыймова.
Илмираны хейтерлардан башка күз алдына да китереп булмый. Җырчы да аларга ияләшеп беткән, язмасалар күңелсез дә була икән. Нәгыймова зыян теләп карап баручыларның акча эшләргә дә ярдәм итүләрен әйтте.
"Хейтны җиңел кабул итәм. Җавап та бирәм. "Син шундый" дип язсалар, "әйе, каян беләсез", дим. Соңгы өч елда күндем инде, язмасалар күңелсез булып китә. Язмасалар, популярлык төшә дигән сүз. Артист кеше өчен ул мөһим әйбер. Алар минем күрсәткечләрне күтәрәләр, мин алар ярдәмендә акча эшлим. Язасыз икән - рәхмәт", - дип сөйләде җырчы.

Бүлешергә
Комментарии 0