https://tnv.ru
22 Октябрь 2025, 17:30
2428
0

Бер хатын иреннән аерылып Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллинга кияүгә чыгарга теләк белдергән. Бу хәл җырчының Яр Чаллыдагы концертында булды, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.
Фото: ТНВ
Раилә исемле бер хатын Илнатка Шри-Ланкадан ислемай алып кайткан. "Кая телисең, шул җиреңә сөртерсең", – дип бүләген тапшырганда ул җырчыны үбеп тә алган. Үзенең елына 4 тапкыр чит илгә ялга баруын, Илнатка гашыйк булуын да яшермәгән. "Мин 3 тапкыр кияүгә чыктым. Син кияүгә алсаң, иремнән аерылам да сиңа чыгам", – диде ул.
Илнат Фәрхуллин җәй көне төркемендәге биюче, Башкортостанның атказанган артисты Регинага өйләнде. Концертта алар дуэт җырлаган.Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0