Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлдания Хәйруллина: Үземнең элек җырлаган хит җырларымны әле бик бирәсем килми

Гөлдания Хәйруллина: Үземнең элек җырлаган хит җырларымны әле бик бирәсем килми

https://tnv.ru

05 Ноябрь 2025, 17:46

16

0

Гөлдания Хәйруллина: Үземнең элек җырлаган хит җырларымны әле бик бирәсем килми
Узган атнада "ТНВ Татарча" Вконтакте төркемендә чыгар торган "Мин беләм" интелектуаль шоуның яңа чышарылышы дөнья күрде. Тапшыруда Гөлдания Хәйруллина, Гайфулла Абзалов, Резедә Төхвәтуллина көч сынашты!

Алып баручы Гөлназ Асаева Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинага түбәндәге сорау бирде.

 - Легендар җырчы буларак сезгә бер сорау бирәсем килә. Хәзер күп яшьләр иске җырларны җырлый башладылар. Сез моңа ничек карыйсыз? Яшь җырчы сезнең җырыгызны сорап килсә нәрсә дияр идегез? Рөстәм абыйның җырын килеп сорасалар.

Рөстәм абыеңнын җырын килеп сорасалар, мин каршы түгел. Үземнең элек җырлаган хит җырларымны әле бик бирәсем килми, чөнки мин бит әле үзем дә сәхнәдә. Киләчәктә аларны яңартып җырлыйсы киләю Үземнең җырлар буенча бик үк риза дип әйтә алмыйм.

 - Ә Лилия апа сораса? Әни шул җырыңны җырлыйм әле дип.

Лилия җырлый инде. “Җиләкле җәй” җырын мин бит кассетага гына яздырып калдым. Аны беренче булып Салават тыңлады да, ул килеп сорап алды. Мин аны бүтән концертта да җырламадым, ул җырлады. Хәзерге вакытта Лилия җырлый. Мин аның фотограммасын сорап алдым инде. Кызым, әтиеңнең халык җырына әйләнгән җыры, тамашачылар белән Сабантуйларда кайвакыт җырларга дип. Аңа ризалык бирде. Ул да миңа, мин дә аңа бирдем инде.

Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз. 




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар