Онлайн трансляция

Свернуть

«Ак Барс» белән «Барыс» уенчыларны алмашты

«Ак Барс» белән «Барыс» уенчыларны алмашты

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2023, 14:52

205

0

«Ак Барс» белән «Барыс» уенчыларны алмашты
«Ак Барс» белән «Барыс» уенчыларны алмашты – Казан клубында карьерасын һөҗүмче Райли Барбер дәвам итәчәк, Кристиан Хенкель Казахстанга китә. Бу хакта "Ак Барс" матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Ак Барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин: "Райли Барбер югары дәрәҗәдәге снайпер. Өстәвенә, уң куллы һәм яхшы яшьтә. Без ул составта көндәшлекне арттырачак һәм күпчелеккә уңай йогынты ясаячак, дип саныйбыз. «Барыс»ка хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез, иң мөһиме, уенчы үзе дә безнең клуб өчен уйнарга теләк белдерде. Без шулай ук Кристианга безнең командада намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез. «Ак Барс»та еллар дәвамында ул югары нәтиҗәләргә иреште һәм яңа дәрәҗәгә чыга алды.

"Барыс" составында Райли Барбер 28 матчта 23 очко (10+13) туплады. 

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров