Онлайн трансляция

Свернуть

X Казан марафонында 28 мең кеше катнашкан

X Казан марафонында 28 мең кеше катнашкан

https://tnv.ru

13 Май 2024, 17:54

33

0

X Казан марафонында 28 мең кеше катнашкан
11-12 нче майда ТР башкаласында узган X Казан марафонында 28 мең кеше катнашкан. Стартка Россия спортчылары, шулай ук Белоруссия, Казахстан, Төркия, Кения, Венгрия, Румыния, Швеция һәм Бельгия вәкилләре чыккан. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте, дип яза мэрия матбугат хезмәте.

«Мондый санда кунакларның һәм катнашучыларның әле булганы юк иде. Стартка 30 меңгә якын кеше кушылды. Марафоныбызның статусы елдан-ел үсә. Катнашучыларның да саны арта, географиясе киңәя», – диде мэр Илсур Метшин.

11 нче майда – 10 һәм 3 километрга, 12 нче майда 21 һәм 42 километрга массакүләм йөгерүләр оештырылган. Шулай ук чара кысаларында марафон буенча Россия чемпионаты узган.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында – Алексей Реунков, ә хатын-кызлар арасында Луиза Дмитриева җиңү яулаган.

Фото: vk.com/kazanmarathon

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров