Онлайн трансляция

Свернуть

Әнвәр Гатиятуллин - "Ак Барс"ның яңа баш тренеры

Әнвәр Гатиятуллин - "Ак Барс"ның яңа баш тренеры

https://tnv.ru

14 Май 2024, 10:52

449

0

Әнвәр Гатиятуллин - "Ак Барс"ның яңа баш тренеры
Әнвәр Гатиятулин – «Ак Барс»ның баш тренеры итеп билгеләнгән. Килешү ике сезонга исәпләнгән, дип хәбәр итә клуб матбугат хезмәте.

"Ак Барс" генераль менеджеры Марат Вәлиуллин: Без Әнвәр Гатиятулинның башка клубларда эшләвен күптәннән күзәтеп тордык, ләкин моңа кадәр аны «Ак Барс»ка башка клублар алдындагы контракт йөкләмәләре аркасында чакыру мөмкинлеге булмады. Ул бик яхшы тренер, балалар мәктәбеннән алып Россия җыелма командасына кадәр барлык үсеш баскычларын узган. Сөйләшүләр вакытында без Әнвәр Гатиятулинның системалы карашы безнең клубка туры килә икәнен аңладык. Без «Ак Барс» һәм «Татнефть» нең төп идеяләре – эшчәнлек, бердәмлек, тотрыклылык, грамоталы уен һәм югары нәтиҗәләр дәвамлылыгына өметләнәбез.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров