https://tnv.ru
11 Сентябрь 2025, 16:37
33
0

Актанышның "Батыр" спорткомплексында яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир узачак. Бу хакта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең телеграм каналында хәбәр итә.
"Тиздән Актанышта, мөхтәрәм якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир узачак. Республика гына түгел, Россиянең бар төбәгеннән иң көчле яшь көрәшчеләрне җыйган мәртәбәле ярышларның берсе ул. Килегез, үзебезнең егетләребез өчен җан атыгыз! Турнир 26 сентябрь көнне башланып китәчәк", - дип язылган хәбәрдә.
Фото: скриншот видео

Бүлешергә
Комментарии 0