Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" җанатары Антон Агафонов белән бүген "Татнефть Арена" каршында хушлашачаклар

"Ак Барс" җанатары Антон Агафонов белән бүген "Татнефть Арена" каршында хушлашачаклар

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2025, 09:47

354

0

"Ак Барс" җанатары Антон Агафонов белән бүген "Татнефть Арена" каршында хушлашачаклар
Бүген 11:00 сәгатьтә "Татнефть Арена" бинасы янында "Ак Барс"ның тугры җанатары Антон Агафонов белән хушлачаклар. Бу хакта клуб матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"Антон Агафонов киң күңелле һәм тугры җанатар, теләсә кайсы минутта клубка ярдәм итәргә әзер иде. Без аның ярдәмен тойдык һәм һәрвакыт тоячакбыз", диелә хәбәрдә. 

Антонны Шәмсир(Самосырова)нең мөселман зиратында җирлиячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига Иделдә була. Ике суднода тиешеннән күбрәк кеше утырган, дип фаразлыйлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, көймәләр куркыныч хәрәкәт иткән.

Нәтиҗәдә, берсе әйләнеп капланган һәм 7 кеше суга тәшеп киткән. 2 хатын-кыз шунда ук җан бирә, 2 ир-ат хәбәрсез югала. Шуларның берсе - Антон Агафонов. Аның гәүдәсен балыкчылар табып ала. 



Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар