https://tnv.ru
23 Сентябрь 2025, 11:03
19
0

Кичә башкаланың "Ак Барс арена" стадионында зур спорт чарасына старт бирделәр. Биредә Россия Генераль прокуроры кубогына җәядән ату буенча ярышларның ачылу тантанасы узды.
Анда Игорь Краснов үзе һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Быел ул 4нче тапкыр үтә. Әлеге спорт төре буенча мондый колачлы турнирның республикада тәүге уздырылуы. Башкалага Россиянең 48 төбәгеннән 600дән артык спортчы җыелды. Бүген алар беренче күнегүләр үткәрде, ярышлар - иртәгәдән башлана.
Иң төгәл һәм оста атучылар белән Инзилә Хөсәенова аралашты.
Бүлешергә
Комментарии 0