https://tnv.ru
15 Октябрь 2025, 11:19
41
0

Көннең икенче яртысында Кремльдә Рөстәм Миңнеханов чирәмдәге хоккей буенча "Динамо - Ак Барс" һәм "Ак Барс - Динамо" командаларын кабул итте.
Күркәм гадәт буенча, тантана Туп сараенда уза. Ирләр командасы быел 23нче, хатын-кызлар 5нче тапкыр Россия Чемпионы исеменә лаек булды. Республика Рәисе сүзләренчә, бу җиңүләр - яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Татарстан спортчыларын казанышлары белән Рүзәл Шәрипов та котлап кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0