Казанда футболны үстерү үзәген ачу тантанасында Путин Татарстан Республикасының спорттагы уңышларын югары бәяләде
https://tnv.ru
07 Ноябрь 2025, 09:58
15
0

Россия Президенты Владимир Путин Казанда футболны үстерү үзәген ачу вакытында видеоэлемтә аша Татарстанның спорттагы уңышларын югары бәяләде, хоккей һәм футбол үсешен билгеләп үтте.
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, төбәкнең спорттагы казанышлары аның икътисад һәм социаль өлкәдәге уңышлары белән чагыштырырлык.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президентына, ил Хөкүмәтенә һәм РФ Спорт министрлыгына республика инициативаларын даими хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
Футболны үстерү үзәге проекты Россия Федерациясенең «физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Рубин» футбол клубы базасы территориясендә гамәлгә ашырыла.
Фото: Кристина Кормилицына, МИА «Россия сегодня»

Бүлешергә
Комментарии 0